Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Нәүрүз бәйрәме узды.
Чараның максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр һәм Нәүрүз белән «Түбәтәй» уенын уйнадылар. Бәйрәм барысына да бик ошады, күп уңай эмоцияләр һәм язгы кәеф алып килде.