“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова йорт шартларында сабын ясау буенча мастер- класс үткәрде.
Чараның максаты: декоратив-гамәли сәнгатьнең заманча төре белән таныштыру һәм сабыннан төрле эшләнмәләр ясау юлы белән үз сәләтләрен күрсәтү.
Йорт шартларында аеруча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә сабын ясау-ул уңайлы, мавыктыргыч, кызыклы шөгыль.
Белгеч катнашучыларга сабын ясау тарихы, нинди чималлар кулланылуы турында сөйләде, аннары чимал әзерләүнең эзлеклелеген аңлатты һәм үз куллары белән сабын ясау тәртибен күрсәтте. Катнашучылар шулай ук йорт шартларында кул астындагы материаллардан сабын ясарга мөмкин булуын белделәр, анда сабын урынына калган сабын кисәкләрен, азык буяуларын һәм эфир майларын кулланырга мөмкин.
Эш ахырында социаль хезмәт алучылар кызыклы чара өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр һәм мондый матур, табигый һәм хуш исле сабыннар юыну бүлмәсендә оригиналь булып күренүе һәм үз куллары белән әзерләнгән сабынар якыннары өчен менә дигән бүләк булуы турында да әйттеләр.
Чарада 9 кеше катнашты.