“Астра” тернәкләндерү үзәгендә танып белү дәресе үтте

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

2019 елның  1 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен табигать почмагында танып белү дәресе оештырылды. Дәреснең максаты балаларда тере табигатькә кызыксыну уяту, балыкларны, ташбакаларны һәм кошларны ничек дөрес тәрбияләү серләренә төшендерү. Балаларга хайваннарны сыйпап карарга, ашатырга рөхсәт булды. Икенче өлештә хайваннар белән бәйле кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр.  Мондый дәресләр хайваннар турында күп мәгълумат белергә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International