Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында март аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлау тантанасы

2019 елның 29 марты, җомга

Безнең интернат-йортыбыз социаль хезмәт алучыларның иң көтеп алынган бәйрәме - бу, һичшиксез, туган көн. Башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, нәкъ менә бу көнне һәр кеше чараның төп герое була. Айның соңгы җомгасында "туган көн" бәйрәмен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Менә бүген дә март аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне хөрмәтләдек. Барлык кунакларны бәйрәм өстәле артына җыябыз, чәй эчәбез, бер-беребезне котлыйбыз, матур теләкләр, җырлар, такмаклар бүләк итәбез, күңелле уеннар уйныйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International