01.04.2019 көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” интернат хезмәткәрләре белән җыелыш булып узды. Көн тәртибендә янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын үтәү һәм Һөнәри этика һәм хезмәт тәртибе кодексы белән таныштырылды. Беренче мәсьәлә буенча социаль хезмәт күрсәтү белгече Имамутдинова Л.М. чыгыш ясады. Ул оешма хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы чараларын , террорчылыкка каршы куркынычсызлык чаралары үтәүне таләп итте. Шулай ук якын арада гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан төнге рейдлар планлаштырылганы, анда ке шеләрне эвакуацияләүдән өйрәнүләр үткәрелә алуы әйтеп узылды.
Икенче мәсьәлә буенча кадрлар буенча инспектор Хәбирова А. чыгыш ясады. Ул интернат хезмәткәрләренең дәүләт, җәмгыять һәм гражданнар алдында җаваплылык түбәндәге әйтеп узды: хезмәт этикасы нормаларын үтәргә, субординация, эшлекле тәртип һәм аралашу кагыйдәләрен үтәргә; гражданнарга һәм вазыйфаи затларга алар белән хезмәт контактлары вакытында корректлылык һәм игътибар күрсәтергә; вазыйфаи вазыйфаларның объектив башкаруына шик тудырырлык үз-үзеңне тотудан тыелырга.