Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт алучы балалар "Кошкин дом" театральләштерелгән тамаша карады. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре С. Маршак әсәре буенча сәхнә әсәре әзерләнән.
Чараның максаты – балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, театрларга йөрүгә кызыксыну уяту.
Балалар уеннарда актив катнашты, геройларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Тамаша дәвамында "Кошкин дом" әсәре аша балаларга янгын куркынычы янаган предметлар турында искәрттелде. Соңыннан балаларга буклетлар таратылды.