ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 5 апрель көнендә  Теләче районы Баландыш авылында яшәүче тыл ветераны Гөбәйдуллина Бибисара Гөбәйдулла кызына 95 яшь тулды.

«Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм газ хезмәте вәкилләре составындагы эш төркеме 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче, хуҗалыкларында теркәлгән башка кешеләр булмаган гражданнарны өйләренә барып теркәү үткәрделәр.

2019 елның 5 апреле

 

               Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Яңа Чишмә интернат-йортында булдылар. Алар буяулар белән рәсем ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Бу юлы әби - бабайлар тал чыбыклары ясадылар. Аларның эшләре бик яхшы килеп чыкты, чөнки алар матур музыка астында кәефләнеп рәсем ясадылар. Әбиләр һәм бабайлар үзләренең эшләреннән бәйрәм алдыннан күргәзмә ясарга булдылар.

2019 елның  5 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә  тәрбиячеләр балалар һәм аларның ата- аналары белән “Зарарлы гадәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше” дигән коллаж ясадылар.

05.04.2019 елны  ГАУСО “ ЦСА “ Перекресток” МТЗ и СЗ РТ” Яр Чаллы шәhәрендә социаль хезмәт алучы хатын-кызлары белән психологик шөгель уткәрелде. Психолог  Хайрутдинова В.И. “ Син нинди Әни?” Узеңне читтән күзәт” дип исемләнгән тест ярдәмендә сорау оештырды.

Республикабыз  халкын табигатьне саклауга катнашуга җәлеп итү максатыннан игълан ителгән #ЭКОЯЗ 2019 республика акциясендә, шул исәптән район буенча игълан ителгән  санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» хезмәткәрләре дә халыкның экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга үз өлешләрен кертәләр

"Борынгылыкны тотып кара" проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә  музыкаль һәм уенлы музей дәресе уздырылды.

Әкиятино шәһәренә сәяхәт

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 05нчеапрельдә реабилитантлар  Әкиятино шәһәренә сәяхәткә киттеләр. "Экскурсоводлар» - театр түгәрәге җитәкчеләре Борисова А. В. һәм Жаворонкова Л. В. - бу сәфәрне мавыктыргыч итәргә тырыштылар. Алар балаларга бик күп кызыклы биремнәр тәкъдим иттеләр. Аларны үтәгндә, балалар танылган яраткан әкиятләрне искә төшерделәр, теге яки бу әйтемнәрнең кемгә каравын билгеләделәр. Ә соңыннан әкияти шәһәр халкы барысын да театрга чакырдылар. Ә аннары «Заюшкина избушка» спектакленең премьерасы булды. Балалар чын күңелдән кул чаптылар, рәхмәтләрен белдерделәр.

 

 

«Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Максатлар белән эшләү” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

 

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Күңелле стартлар» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International