"Яңарыш" реабилитангтлары тарих белән таныша

2019 елның 5 апреле, җомга

"Борынгылыкны тотып кара" проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә  музыкаль һәм уенлы музей дәресе уздырылды.

 Дәреснең максаты туган як тарихына җәлеп итү һәм музей фондлары белән таныштыру. Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее белгечләре балаларны борынгы аяк киеме – чабаталар белән таныштырды, аның төрләрен һәм аерым өлешләрнең исемнәрен, җитештерү ысулларын аңлаттылар.  Дәрес вакытында балалар чабата киеп карады, "Узең өчен чабата тап", "Чабата - чабата", "Өчле чабата" һәм башка халык хәрәкәтчән уеннарын уйнадылар.

  Мондый дәресләр туган якларда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә кызыксыну уята, халык иҗатына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, ә борынгы предметлар белән аралашу балаларны борынгы бабаларның көнкүрешен тагын да ныграк күзалларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International