Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлыкта һәм #ЭКОЯЗ 2019 республика акциясендә актив катнашалар

2019 елның 5 апреле, җомга

Республикабыз  халкын табигатьне саклауга катнашуга җәлеп итү максатыннан игълан ителгән #ЭКОЯЗ 2019 республика акциясендә, шул исәптән район буенча игълан ителгән  санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» хезмәткәрләре дә халыкның экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга үз өлешләрен кертәләр. Табигатькә яз килү белән чисталык һәм тәртип урнаштыру чоры килде. 3 апрель көнне «Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Бүзат » чишмәсе территориясен җыештырдылар. Кызганычка каршы, ял итүчеләр өчен дә «Ял иткәннән соң – үз артыңнан чүпне җыештырдым» дигән кагыйдә бигүк төгәл үтәлеп бетми шул әле. Нәтиҗәдә, чишмә буе бөтенләй  ямьсез төс ала. Безнең авыл җирлеге өчен зур әһәмияткә ия булган урыннарда тәртип саклау - табигать саклау буенча эшчәнлекнең мөһим өлеше булып тора. «Бүзат »  чишмәсе территориясе «Шәфкать»  үзәге хезмәткәрләре көче белән пыяла савытлардан һәм пластик чүп-чарлардан чистартылды. Хезмәткәрләребез чишмәгә ял итәргә килүчеләргә сулыкларга сакчыл мөнәсәбәт үрнәге күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International