Әкиятино шәһәренә сәяхәт
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 05нчеапрельдә реабилитантлар Әкиятино шәһәренә сәяхәткә киттеләр. "Экскурсоводлар» - театр түгәрәге җитәкчеләре Борисова А. В. һәм Жаворонкова Л. В. - бу сәфәрне мавыктыргыч итәргә тырыштылар. Алар балаларга бик күп кызыклы биремнәр тәкъдим иттеләр. Аларны үтәгндә, балалар танылган яраткан әкиятләрне искә төшерделәр, теге яки бу әйтемнәрнең кемгә каравын билгеләделәр. Ә соңыннан әкияти шәһәр халкы барысын да театрга чакырдылар. Ә аннары «Заюшкина избушка» спектакленең премьерасы булды. Балалар чын күңелдән кул чаптылар, рәхмәтләрен белдерделәр.