Яңа Чишмә картлар йортында "мастер класс"

2019 елның 5 апреле, җомга

 

           Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Яңа Чишмә интернат-йортында булдылар. Алар буяулар белән рәсем ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Бу юлы әби - бабайлар тал чыбыклары ясадылар.. Өлкән кешеләр белән эшләүдә арт-терапиянең үзенчәлекле бурычлары булып социаль изоляцияне бетерү, өлкән кешенең үз-үзен бәяләүен күтәрү, аның тормыш тәҗрибәсен актуальләштерү өчен шартлар тудыру, аның кыйммәтләрен тану, потенциалын тормышка ашыру, аларга үз эчендәге низагларны аңлау тора. Арт-терапия өлкән кешенең эмоциональ зарядын арттырып кына калмый, социаль элемтәләрне ныгытуга да ярдәм итә.  Аларның эшләре бик яхшы килеп чыкты, чөнки алар матур музыка астында кәефләнеп рәсем ясадылар. Әбиләр һәм бабайлар үзләренең эшләреннән бәйрәм алдыннан күргәзмә ясарга булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International