Зәйнең “Радость” үзәгендә хезмәткәрләр өчен методик сәгать узды

2019 елның 5 апреле, җомга

Дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын арттыру, хезмәткәрләр тарафыннан аларга йөкләнгән вазыйфаларны үтәүнең нәтиҗәлелеген арттыру, һөнәри дәрәҗә һәм квалификация күтәрү максатларында Зәй муниципаль районының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә   план буенча хезмәткәрләр өчен методик сәгатьләр үткәрелә.

План буенча, 5 апрель көнне «Яшьләр субкультурасы»дигән методик сәгать оештырылды. Каменская Валентина һәм социаль педагог Сафиуллина Ильмира Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге дәүләт казна учреждениесе тарафыннан үткәрелә торган “Девиант тәртипне профилактикалау чарасы буларак гражданлык тәңгәллеге” квалификация күтәрү курсларында алган белемнәре белән уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International