“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Зарарлы гадәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше” дигән коллаж ясадылар

2019 елның 5 апреле, җомга

2019 елның  5 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә  тәрбиячеләр балалар һәм аларның ата- аналары белән “Зарарлы гадәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше” дигән коллаж ясадылар. Башта балалар барлык гадәтләрне дә 2 өлешкә бүлделәр: файдалы һәм зарарлы. Файдалы киңәшләргә шәхси гигиена, көн режимы, дөрес туклану һәм спорт белән шөгыльләнүне керттеләр. Бу гадәтләр сәламәтлекне ныгыта. Сәламәтлеккә зыян китерүчеләр: тәмәке тарту, наркотиклар, алкоголь һ.б. зарарлы гадәтләр керде.

Балалар бик теләп рәсемнәрне кисеп ябыштырдылар. Алар үз эшләреннән бик кәнагать калдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International