5 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Яшь җанны - картлык сүндерми" дигән спорт чарасы үткәрделәр. Олы яшь актив хәрәкәткә комачауламый - катнашучылар нәкъ шулай әзерләнгән иде. Биремнәрне үтәп, эстафеталарда катнашып, күнегүләр ясап, өлкәннәр тормыш энергиясе һәм яхшы кәеф алдылар. Гомумән, җиңелүчеләр булмады дип кыю рәвештә әйтергә була, чөнки командаларда катнашучыларның барысы да искиткеч тәэсирләр алды.