«Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты»нда яшәүче «Модульле оригами» техникасы белән эшләнгән «Бәхет дөньяны ярата» картинасы Төмән шәһәрендә узган «Бәхетле кешеләр-бәхетле дөнья» Халыкара белем бирү фестивале кысаларында уздырылган күргәзмәдә Гран – при алды.
Картинаны хезмәт буенча инструктор Исмәгыйлова Светлана Вадимовна тәкъдим итте. Болар -Пименов Анатолий, Камилова Валерия, Яшин Владимир, Симонов Николай, Ерашов Валерий, Ткачев Александрның коллектив эше конкурсның югары бүләгенә хаклы рәвештә лаек булды.
.jpg)
Яшәүчеләр ныклык, түземлек, тырышлык күрсәттеләр . Әлеге эш команданы тагын да берләштерде. Чөнки 20000 кечкенә модуль ясау-бу бер яки ике көнлек эш түгел. Ай дәвамында көн саен аны булдыру буенча күп көч таләп итә торган эш барды.
2 апрель көнне интернат-йортта яшәүчеләр өчен фестивальгә виртуаль сәяхәт узды. Светлана Исмәгыйлева кубок, Диплом, медаль, шулай ук Осталар иленнән бүләкләр тапшырды, фото һәм видеопрезентация күрсәтте, бу искиткеч вакыйга турында хис-кичерешләре белән уртаклашты, бу эшне башкаруда катнашкан һәркемгә тагын бер кат рәхмәт белдерде.