Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Бөтендөнья сәламәтлек көне” кысаларында, “Безнең сәламәтлек- безнең кулларда” исемле спорт чарасы үткәрелде.
Яз балаларны урамга дәште, аларга күңел күтәренкелеге остәдә. Иң элек балалар, тәрбияче апалары белән бергә иртәнге күңелле күнегүләр ясадылар.Аннары, алар өчен төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды. Кыршаулар, туп, таяклар белән “ Кем җитезрәк”, “Куңелле эстафета” кебек уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Бу спорт чарасы бик күңелле узды,һәркем яхшы кәеф, күтәренке күңел белән кәнагать калды.
“Мондый спорт бәйрәмнәре үзәккә йорүче баларда спортка кызыксыну уятуда, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда, бердәмлек, ярдәмчеллек, дуслык кебек сыйфатлар тэрбияләү чарасы булып тора”- ди үзәкнең тәрбиячеләре.