2019 нчы елның 4 нче апрелендә, «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә педагог-психолог Илмира Әюпова яшүсмерләр арасында тәмәке тартуны кисәтү буенча « Юк! – сүзен әйтә бел. Критик фикерләү күнекмәләре» дип исемләнгән тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: анализлау күнекмәләрен формалаштыру һәм шәхеснең алдынгы ихтыяҗларын канәгатьләндерү юлларын эзләү нигезендә, тәмәке тартуны киметү һәм балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Тренинг дустанә шартларда узды, балалар әйләнә ясап утырдылар, аларга танышу өчен күнегүләр тәкъдим ителде, балалар үз исемнәрен әйләнә буенча атадылар, соңыннан кемнең исемен атадылар шулар теләгәнчә сәламләшергә тиеш булдылар.
Шулай ук тренинг барышында «Сын», «Үз-үзеңне ышанычлы тоту», «Фикерләрне белдерү вариантлары», «Парадагы тәнкыйть», «Буш урындык» күнегүләре үткәрелде. Тренинг бик бай булды, катнашучылар үзләренең белем һәм тәҗрибәләрен баеттылар.
Очрашу барыбызны да якынайтты, ул безгә үзебезне төркем һәм шәхсән һәркемнең аның бер өлеше итеп хис итергә мөмкинлек бирде. Без бер-беребезгә кайбер проблемаларны хәл итәргә булыштык, уртак нәрсәләр күп булуын күрдек.
Тавыш биргәндә яшьләр тәмәке тартуга каршы күп тавыш бирде.