Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында « Әкиятләр сандыгы» исеме астында күңелле уеннар программасы.

2019 елның 5 апреле, җомга

Максат: әкият геройлары турындагы белемнәрен ныгыту, әкият геройлары үрнәгендә ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру, фикерләү сәләтләрен үстерү, яхшы кәефләр булдыру. Тәрбияче әкиятләр буенча әңгәмә үткәрде, әкиятләрдән өзекләр укыды. Әкият геройлары турында фикер алыштылар. Балаларга бигрәк тә сорауларга җавап бирү, табышмакларның җавапларын табу ошады. “Өч дуңгыз” әкиятен түгәрәк өстәл артында балалар бик теләп уйнадылар. Бу тылсымлы әкият дөньясы балаларның күңелендә уңай кәефләр тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International