2019 елның 3 апрелендә Зәй шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче 9 нчы урта мәктәбендә Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге директоры вазифаларын башкаручы Лаптева Ольга Викторовна һәм “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гареева Ольга Васильевна белән очрашу узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәре балаларга, хезмәт хакы түләү шарты белән, вакытлыча эш урыннарына урнашу мөмкинлеге турында сөйләде. Җәйге вакытта балигъ булмаганнарга эш тәкъдим ителәчәк. Эш белән тәэмин итү Үзәге һәм районның һәм шәһәрнең барлык структуралары, мөрәҗәгать иткән егет-кызларны мөмкин кадәр күбрәк эшкә алу өчен, кулдан килгәннең барын да эшли, чөнки җәйге вакытны эш белән уздыру балаларда үз-үзләрендә ышаныч арттыра, стресслардан арынырга, яңа дуслар табарга ярдәм итә, коллективта эшли белү сәләте тәрбияли. Авыр тормыш хәлендә булган һәм ведомствоара учетта торучы күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр эшкә урнашканда өстенлекле хокуктан файдаланалар.
Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, күп сораулар бирделәр.