12 нче апрель 2019 нчы ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Космик җиңүләргә алга!». дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Космонавтика көненә багышланган чара узды.
«Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Верба» ансамбле булды.
Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Космонавтика көненә багышланган чара узды.
“Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Н.В.Ларионова һәм имин булмаган гаиләләрдә балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль инспектор З.Ш.Галиуллина “Фемида дәресләре” хокукый клубының чираттагы чарасын – “Закон һәм без” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
Норлат районы "Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә" Бергә өйрәнәбез» программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән, социаль педагог Виктория Ивановна һәм социаль эш буенча белгеч Регина Романова тарафыннан спорт дәресе үткәрелде.
Космонавтика-горур яңгырый. Космонавтика уңышлары җәмгыятьнең төрле катламнарына барлык илләр һәм континентларның игътибарын җәлеп итә. Космонавтика беркемне дә битараф калдырмый. Космос тикшеренүенә күбрәк Илләр кушыла.
Чирмешән районының ивалидлар оешмасы спорт үзәгендә өстәл уеннары буенча халыкара турнир оештырдылар. Анда Шентала, Исаклы һәм Чирмешән районнарыннан командалар катнаштылар. Бу спорт чарасында безнең Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә катнашты. Без дә башкалар кебек команда оештырып, җиңүгә омтылдык. “Джакколо” уены уйнаганда интернатта яшәүчеләр бик күп хисләр кичерделәр, чөнки алар бу уенны беренче тапкыр гына уйнадылар һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Чара тәмамланганнан соң без “Җиңүгә омтылыш” өчен диплом алдык. Әлеге чара ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланып оештырылган иде.
Һәр уен - ул кечкенә театр, анда балалар төрле персонажларга әвереләләр.
Төрле әкиятләрне сәхнәләштерүдә катнашу балаларның креатив сыйфатларын, коммуникатив, аралашу мөмкинлекләрен үстерә.
Театр елы кысларында Арча “ Өмет чаткысы” тернәкләндерү узәгенә йөреп тәрбияләнүче балалар өчен Арча сәнгать мәктәбе педагоглары “Театраль битлекләр” исеме астында мастер –класс оештырдылар.