«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Космик җиңүләргә алга!» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

2019 елның 12 апреле, җомга

      «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Космик җиңүләргә алга!». дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

      Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген ныгыту, хәрәкәт күнекмәләрен һәм физик активлыкны үстерү иде.                                                 

       Космонавтика Көне-12 апрельдә билгеләп үтелә торган, кешенең космоска беренче очышы уңаеннан билгеләнгән истәлекле дата. Шуңа бәйле рәвештә «Космик җиңүләргә алга!» исеме астында ярыш үткәрелде. Катнашучылар «ТИЕН» һәм «УК» дигән ике командага бүленделәр. Чара космик мәкальләрне киңәйтүдән башланды (катнашучылар космос турында табышмаклар чиштеләр), анда һәр дөрес җавап өчен команда бер балл алды. Аннан соң катнашучылар «Навигация», «Кыршауны алып кит», «Тупны төшермә», «Хопларда сикерү» дигән конкурс биремнәрен үтәделәр.

      Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча «УК» командасы җиңү яулады. Әмма җиңелүче команда кәефсезләнмәде, чөнки иң мөһиме - барлык катнашучылар да күтәренке кәеф, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International