Өстәл уеннары буенча район ара турниры

2019 елның 12 апреле, җомга

Чирмешән районының ивалидлар оешмасы спорт үзәгендә өстәл уеннары буенча халыкара турнир оештырдылар. Анда Шентала, Исаклы һәм Чирмешән районнарыннан командалар катнаштылар. Бу спорт чарасында безнең Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә катнашты. Без дә башкалар кебек команда оештырып, җиңүгә омтылдык. “Джакколо” уены уйнаганда интернатта яшәүчеләр бик күп хисләр кичерделәр, чөнки алар бу уенны беренче тапкыр гына уйнадылар һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Чара тәмамланганнан соң без “Җиңүгә омтылыш” өчен диплом алдык. Әлеге чара ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланып оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International