2019 елның 11 апрелендә «Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Мифтахова Гөлия һәм Вафина Йолдыз Кукмара районы Волонтерлары белән берлектә «Апрельның зәңгәр лентасы» дигэн акция уздырдылар. Акциянең максаты – җәмгыятьнең игътибарын гаиләләрдә балаларга карата көч куллану проблемасына җәлеп итү. Дөньяның күп кенә илләрендә ел саен апрель балаларга көч куллануны булдырмау ае дип игълан ителә. Бу вакытта бөтен җирдә балаларны көч кулланудан яклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Зәңгәр тасма - балаларга рәхимсез мөгамәләгә каршы көрәш символы. Ни өчен тасманың төсе зәңгәр? Зәңгәр төс - кыйнау төсе. Акция балаларны саклау һәм яклау кирәклеген искәртүгә юнәлтелгән иде. Акциядә 100 кеше катнашты.