Балык Бистәсе муниципаль районында Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үттеләр.
Электрон хезмәтләрне популярлаштыру максатыннан, “Изгелек” үзәге белгечләре 11 номерлы Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Әтнә районының белем бирү оешмаларында халык белән очрашу оештырдылар. Мондый очрушуларның берсе, бүген, 2019 елның 11 апрелендә Олы Әтнә авылының “Кояшкай” балалар бакчасында үткәрелде. Белгечләр электрон рәвештә гаризха бирү тәртибен аңлаттылар һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Ата-аналар шулай ук, “Изгелек” социаль үзәгендә күрсәтелүче хезмәтләр белән таныштылар.
11 апрель көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Роспотребнадзор хаты буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Дөньяда экология белән бәйле проблемалар бик кискен тора. Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитне пычратудан саклау темасы беренче планга чыга. Безнең илнең гүзәл почмаклары чүп-чар һәм калдыклар чүплегенә әверелә, чиста күлләр сыек агулы калдыклар һәм чүп-чар саклагычына әйләнә, борынгы урманнар киселә, сирәк очрый торган хайваннар һәм кошлар юкка чыгарыла. Шуңа күрә Рәсәйдә экология темасы беркемне дә битараф калдырырга тиеш түгел.
2019 елның 11 апрелендә "Забота" үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре Ю. А. Гагаринның 85 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы уздырганнар.
2019 елның 11 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Транспорттта үзеңне ничек тотарга” дигән танып – белү дәресе узды.
2019 нче елның 11 нче апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. тәкьдиме буенча "12 нче апрель – Космонавтлар көне “ дигән исем астында стена гәҗите чыгарылды.
2019 елның 11 апрелендә Иске Урыссу урта мәктәбе базасында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Хисматуллина З. Р. Ютазы районының "Гармония "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучылар белән 13-15 яшькә кадәрге чорда "Яшүсмер һәм закон"дигән эшлекле уен үткәрелде.
Питрәч авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мария Ефим кызы Пилюгина 104 нче туган көнен билгеләп үтте.
2019 елның гыйнварыннан «Өмет Яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчесендә «Лукойл» грант ярдәмендә алган «Учыңда Дөнья " проекты гамәлгә ашырыла. Грант акчасына виртуаль чынбарлыкның 3D-күзлеге сатып алынган, алар ярдәмендә бүлек хезмәткәрләре видеороликлар күрсәтә, шәһәрләр һәм илләр буенча виртуаль экскурсияләр үткәрә.