“Закон һәм без”, Чирмешән КЦСОН “Мәрхәмәтле йөрәк”

2019 елның 12 апреле, җомга

“Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Н.В.Ларионова һәм имин булмаган гаиләләрдә балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль инспектор З.Ш.Галиуллина “Фемида дәресләре” хокукый клубының чираттагы чарасын – “Закон һәм без” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

Чарада балигъ булмаганнар видеоролик карадылар, аннан соң фикер алышу булды. Яшүсмерләр хокукый белемнәрен арттырдылар, үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар.

Әлеге чарада барлыгы 15 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International