Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Космонавтика көненә багышланган чара узды. Максат: балаларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, космонавтикага нигез салучы кешеләр турында белемнәрне ныгыту, патриотик хисләр тәрбияләү. Барлык балалар да бу чарада бик теләп катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, космос турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәмгә әзерләнгән тематик рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.