Өлкәннәр дә, балалар да сәламәт, матур, тулы көч булырга тели. Ә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бары тик сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә генә кирәк.
Норлат районы "Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә" Бергә өйрәнәбез» программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән, социаль педагог Виктория Ивановна һәм социаль эш буенча белгеч Регина Романова тарафыннан спорт дәресе үткәрелде. Чара күңел күтәренкелеге һәм көч бирә торган сәламәтләндерү зарядкасы белән башланып китте. Балалар эстафетада көч сынашты, куыш, футбол уйнадылар, скакалкада сикерделәр, әйләнделәр.