Иҗат коллективының чыгышы «ТАССРның 100 еллыгын» билгеләп үтүгә багышланган иде. Программада татар һәм рус халыклары дуслыгын символлаштыручы татар һәм рус телләрендә җырлар яңгырады. Күптән түгел оешкан ансамбльнең җитәкчесе – авыр язмышлы кеше. Аңа ихтыяр көче, рух күтәренкелеге һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән кызыксынуын югалтмыйча көтелмәгән авырлыкларны кичерергә насыйп булган.
Якты һәм тирән ышаныч хисләре белән сугарылган җырлар һәм шигырьләр берәүне дә битараф калдырмады. Социаль хезмәт алучылар бу батыр, күркәм кешегә яңа иҗади уңышлар, шулай ук югары һәм якты максатларга ирешүдә ныклык теләделәр. Киләчәктә ансамбль коллективы тагын кунакка килергә һәм иҗатлары белән сөендерергә сүз бирде.