2019 елның 11 апрелендә Баулы шәһәренең «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү оешмасының балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Илмира Әюпова Покров-Урустамак урта мәктәбе базасында 2-4 нче сыйныф укучылары белән «Хисләр» темасына тренинг дәресләре үткәрде
2019 елның 16 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Дөнья халыклары бердәмлеге ” дигән әңгәмә үткәрделәр.
"Үсенте" клубы кысаларында «Веста» үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 14 бала, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Күңелле смешариклар!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: эш процессына кызыксыну формалаштыру, төркемдә шөгыльләнә белү күнекмәләрен, мөстәкыйльлек, иҗади сәләтне һәм вак моториканы үстерү.
2019 елның 15 апрелендә «Өлкән буын вәкилләре өчен социаль туризм» технологиясе буенча пенсионерлар өчен Әлбәден авылына П.М.Гаврилов исемендәге музейга " “Курск дугасы-корыч эрерлек сугыш” фильмын карау өчен сәяхәт оештырды.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән «Хатирәләр терапиясе» технологиясе буенча эш алып баралар. Технология-яшьлек, узган тормыш хатирәләрен искә тошереп һәм фотосурәтләрне карау. Мондый алым өлкән гражданинның тормышын эмоциональ рәвештә тулыландыра. Истәлекләр өлкәннәргә шатлык хисе, рәхәтлек бирә бу вакытта.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре хезмәтне саклау белгече белән берлектә "Хезмәтне саклау - безнең кулларда" дигән темага балигъ булмаганнар белән чара үткәрделәр. Балалар эшче һөнәрләр, аларның махсус кием-салымы, шәхси саклану чаралары турында белделәр. Чара ахырында үзләренең булачак һөнәрләре, кем булырга теләүләре белән уртаклаштылар.
2019 елның 16 апрелендә Баулы картлар һәм зәгыйфләр йортында Крым-Сарай авылы янгынга каршы аерым пост вәкилләре белән берлектә янгын очрагында кешеләрне эвакуацияләү буенча һәм янгынга каршы су белән тәэмин итүнең эшкә сәләтлелеген тикшерү планлы күнекмә узды.
2019 нчы елның 12 нче апрелендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Косманавтлар көне" дигән чара уздырды.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итүче социаль педагогы Лукашова Ольга «Йолдызлы һәм җир орбиталарында» дигән социаль хезмәт алучылар өчен космонавтика көненә багышланган чара уздырды.