2019 елның 11 апрелендә Баулы шәһәренең «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү оешмасының балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Илмира Әюпова Покров-Урустамак урта мәктәбе базасында 2-4 нче сыйныф укучылары белән «Хисләр» темасына тренинг дәресләре үткәрде. Укучыларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү – тренингның максаты булып торды. 6-7 сыйныф укучылары белән «Зарарлы гадәтләргә каршы профилактика» - дәреснең максаты сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, катнашучыларның үз хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрен күтәрү иде. Ситуацияләр-биремнәр балаларга практик чишелеш табарга, яшьтәшләр эшенә үз карашын булдырырга ярдәм итте.
Психологик ачыклык һәм игелеклелек атмосферасында балалар ышаныч, ярдәм, бер - берсе белән үзара дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыру принципларына таянып коммуникатив күнекмәләрен үстерделәр һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Укучылар, психологик ярдәм кешенең тормышын яхшы якка үзгәртә алганын, «Милосердие» үзәгенең психологик хезмәтенең яшьләргә психологик ярдәм түләүсез күрсәтүен белделәр. Онлайн һәм ышаныч телефоны буенча дистанцион психологик ярдәм барлыгын, балалар, яшьүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен 8-800-200-01-22 бердәм гомумроссия номеры астында балалар өчен ышаныч телефоны эше турында белделәр.
Профилактик чара ахырында буклетлар, белешмәлекләр таратылды. Укучылар һәм укытучылар хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләк белдерделәр.