2019 елның 10 апрелендә Баулы шәһәренең «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психолог Ильмира Әюпова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Арыганлыкны ташла – тын ал» дип исемләнгән релаксацион дәрес үткәрелде.
Релаксация үткәрүнең максаты булып, балаларда эчке мускулларның киеренкелеген киметү, нерв системасын һәм психиканы тыныч халәтенә китерү тора. Үзкөйләүчелек-ул үзенең психоэмоциональ халәтең белән идарә итү, ул кешенең үз-үзенә сүз, уйланган образлар, мускуллы тонус һәм сулыш ярдәмендә йогынты ясау юлы белән ирешелә.
Чара сәламләү белән башланып китте: һәр катнашучы үзенең кәефен төсләр ярдамендә күрсәтте. Психик киеренкелекне, арыганлык профилактикасының кайбер ысуллары турында фикер алыштылар: үзен мактарга һәм ирешелгән максатларга сөенергә, биергә, йөрергә, үзен татлы ризыклар белән әйләндереп алырга яки йокларга, физкультура белән шөгыльләнергә, җыештырырга. Уңай эмоциональ кәеф булдыру..
Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында киеренкелек кимеде, психоэмоциональ халәт яхшырды.
Тренингта 7 кеше катнашты.