2019 елның 16 апрелендә Баулы картлар һәм зәгыйфләр йортында Крым-Сарай авылы янгынга каршы аерым пост вәкилләре белән берлектә янгын очрагында кешеләрне эвакуацияләү буенча һәм янгынга каршы су белән тәэмин итүнең эшкә сәләтлелеген тикшерү планлы күнекмә узды.
Учреждение персоналының эвакуация буенча уңышлы гамәлләр башкару, янгын үсешен булдырмау, аны локальләштерү һәм бетерү буенча расланган практик күнегүләр планы нигезендә заманча дәрәҗәдә профессиональ һәм психофизик әзерлекләрен саклау максатларында һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 19.03.2010 ел № 28-07/3032 «Су чыганакларының эшкә сәләтлелеген тикшерү һәм кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрү турында " гы боерыгы белән кешеләрне эвакуацияләү һәм шартлы янгынны сүндерү буенча практик күнекмә үткәрелде. Өйрәнүләр барышында янгынга каршы су белән тәэмин итүнең эшкә яраклылыгы тикшерелде.
ППС булек башлыгы А. Г. Квашнин учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар белән инструктаж һәм профилактик әңгәмә үткәрде. Җаваплы хезмәткәрләр бинадан эвакуация чыгу юлын ачуны тәэмин иттеләр. Эвакуация схемасы буенча кешеләрне эвакуацияләүдә ярдәм иттеләр, аннан соң барысы да бинадан киттеләр. Күнегүләрнең нәтиҗәләре тулаем уңай, барлык автоматик янгынга каршы саклау системалары да эшләде, күнегүләрнең максатлары һәм бурычлары ирешелде.
(19).jpg)