«Веста» үзәгенең социаль педагогы “Күңелле смешариклар!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

"Үсенте" клубы кысаларында «Веста» үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 14 бала, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Күңелле смешариклар!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: эш процессына кызыксыну формалаштыру, төркемдә шөгыльләнә белү күнекмәләрен, мөстәкыйльлек, иҗади сәләтне һәм вак моториканы үстерү.

 Дәрес башында катнашучыларга персонажлар белән танышу өчен «Смешарики» мультфильмын карарга тәкъдим ителде. Аннан соң балалар әлеге мультфильмның барлык танылган һәм балалар яраткан геройларын санап чыктылар. Дәрес барышында, телдән тасвирлау буенча танып белүне үстерүгә юнәлдерелгән “Кем икәнен бел” уены уйнатылды.  Дәреснең гамәли өлешендә катнашучылар үз куллары белән “смешарики”  рәсеме төшерелгән битлек ясадылар. Кул эшләре ясау барышында балаларда төсләрне аера белү һәм истә калдыру сәләте үсә, шулай ук кул моторикасы ныгый.

 Дәрес ахырында катнашучылар бер-берсенә үзләренең битлекләрен күрсәттеләр һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, барлык балалар да уңай кәеф һәм яхшы эмоцияләр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International