2019 елның 16 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Дөнья халыклары бердәмлеге ” дигән әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмәнең максаты барлык расаларга һәм халыкларга карата уңай мөнәсәббәт һәм мәхәббәт хисен үстерү, эмоциональ ярдәмчеллек, игелеклелек хисләре тәрбияләү.
Дәрес вакытында балалар планетабызда яшәүче төрле халыклар, аларның мәдәнияте белән таныштылар. Аннары “Кем кайда яши”, “Гаиләңне җый”, “Әйдәгез исәнләшәбез” уеннарын уйнадылар.
Дәрес ахырында балалар дөнья халыклары дуслыгы турында “Безнең туган планета” дигән ролик карадылар.Төрле илләрдәге кешеләр бер – берсе белән дус булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.