ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Өлкән төркем балалары"Теремок" түгәрәгендә Гордеева Г. А. җитәкчелегендә "Золушка"әкияте буенча спектакль куйдылар.

Әкият бик кызыклы һәм гыйбрәтле. Ул хезмәт сөючән, ихлас, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Балалар сәхнәгә чыгар алдыннан бик дулкынландылар, ләкин кыюлык туплап, нәни тамашачылар алдында чыгыш ясадылар. Балаларга чыгыш ясау бик ошады.

Яссытабантерапия сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, чыныктыру, профилактикалау һәм коррекцияләү буенча гадәти булмаган алымнарның берсе булып санала. Бөгелмәнең"Яңарыш" реабилитация үзәге белгечләре бу ысулны балалар белән эшләүдә актив куллана.

Агымдагы елның 16 нчы апрелендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә “Хезмәттәге җәрәхәтләрдән һәм һөнәри авырулардан саклану” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. 

Бүген, 16 апрель көнне, “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та физик мөмкинлекләре чикле социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен өстәл уеннары һәм спортның адаптив төрләре буенча республика күләм мастер-класс узды. Аны социаль хезмәт күрсәтү автономияле дәүләт учреждениесе «Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш», “Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының республика ресурс үзәге” дәүләт казна учреждениясе белән берлектә оештырды. Мастер-классны үткәрү өчен шулай ук медицина училищесының студент-волонтерлары һәм  Чистай инвалидлар оешмасы вәкилләре дә чакырулы иде.

Мамадыш муниципаль районының “Надежда” балалар һәм яшусмерләр өчен социаль приютында өмә ясадылар.

Кичә «Березка» инвалидларны реабилитацияләү үзәге»социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе Татьяна Александровна Чуринаның иҗат кичәсе узды


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арчаның машина йөртүчеләр мәктәбендә  ДОСААФ та экскурсияга бардылар.

4 апрель көнне РЦДПОВ «Ышаныч "  үзәгендә «Яхшылык көне» узды.    Керү юлында балалар һәм кунакларны Тим һәм Бим клоуннар каршы алды һәм балаларга смайликлар бүләк итте. Музыка залында балаларга " Федорино горе» дигән музыкаль әкият күрсәттеләр, аны үзәк хезмәткәрләре балалар белән бергә әзерләгәннәр. Матур декорацияләр, кызыклы костюмнар һәм персонажларның театраль осталыгы тамашачылар өчен зур куаныч һәм уңай хис-кичерешләр уятты. Шулай ук бу көнне балаларның һәм аларның ата-аналарының иҗади эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде һәм фетрадан брошка ясау буенча мастер класс үткәрелде.

2019 елның 10 апрелендә Баулы шәһәренең  «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психолог Ильмира Әюпова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Арыганлыкны ташла – тын ал» дип исемләнгән релаксацион дәрес үткәрелде

Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина 9 нчы санлы социаль участогында 10-11 яшьлек 17 бала арасында «Һөнәрләр шәһәренә сәяхәт» дигән квест-уен үткәрде. Максат: катнашучыларда һөнәрләр турында күзаллау булдыру; балаларның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү, мөстәкыйль һәм төркемдә эшли белүләрен, логик фикерләүне үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International