"Хезмәтне саклау - безнең кулларда"

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре хезмәтне саклау белгече белән берлектә "Хезмәтне саклау - безнең кулларда" дигән темага балигъ булмаганнар белән чара үткәрделәр. Балалар эшче һөнәрләр, аларның махсус кием-салымы, шәхси саклану чаралары турында белделәр. Чара ахырында үзләренең булачак һөнәрләре, кем булырга теләүләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International