2019 нчы елның 12 нче апрелендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Косманавтлар көне" дигән чара уздырды.
Чара яшүсмерләрнең космос, танылган космонавтлар турындагы белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Әлеге кичәнең төп бурычлары - ракета техникасын булдыру тарихы белән таныштыру, кызыксынучанлык, фикерләү, сүз, хәтер сәләтен үстерү, игътибарлык, кызыксынучанлык тәрбияләү, үз илең өчен горурлык хисләрен уяту, коллективлыкка өндәү.
Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 7 социаль хезмәт алучы катнашты.
Очрашу «12 апрель - Космонавтика көне» презентациясен караудан башланды. «Ракета», «Планета», «Космик зоопарк», «Кроссворд», «Рюкзакны җый» конкурсларында катнашучылар бик теләп ярыштылар. Социаль хезмәт алучылар сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан “Косманавтика көне” видеоролигы тәкъдим ителде.