Җиңү Көне Символлары

2019 елның 26 апреле, җомга

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан " Радуга "комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы социаль ярдәм алучы яшүсмерләр катнашында чара узды.

Социаль эш белгечләре Крутякова Елена һәм Титова Альбина «Арт – тренинг» һәм «Кинотренинг» технологияләрен кулланып, балаларда патриотик тәрбия, социаль активлыгын үстерүдә, иҗади сәләтләрен кутәрудә ярдәм ителәр.

Чарада катнашучылар Бөек Җиңү символларының – канәфер, Георгий тасмалары, Мәңгелек ут, хәрби парадның мәгънәсе турында фикер алыштылар. Аннан соң яшүсмерләр, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль ярдәм алучы Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен оригами техникасын кулланып открыткалар ясадылар. Чара ахырында балалар сугыш чоры балаларының авыр балачаклары, батырлык, кыюлык, патриотизм, ата-бабаларыбызның рухи көче турында «Хатирәләр», «Солдат әкияте» дигән мультфильмнар карадылар.

Социаль ярдәм бүлеге белгече Крутякова Елена эше

Титова Альбина Фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International