Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне искә алу көненә багышланган чаралар кысаларында "Веста" үзәгендә "Без хәтерлибез" дигән кинотренинг-дәрес үткәрелде

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 нчы елның 25 нче апреле көнне «Веста» үзәге белгече Римма Борисова Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне искә алу көненә багышланган чаралар кысаларында 13 балигъ булмаган бала өчен «Без хәтерлибез» дигән кинотренинг-дәрес үткәрде.

Чараның максаты-Чернобыль АЭСындагы һәлакәт мисалында экологик фаҗиганың әһәмиятен күрсәтү, әйләнә-тирә табигатькә карата җаваплылык хисен формалаштыру.

Чара башында белгеч катнашучыларны аның тематикасы белән таныштырды. Кайгылы көн һәм куркынычлы фаҗига турында алар нәрсә белә дип сорады. Балалар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, ләкин, әңгәмә барышында күпләрнең анда шартлау булганын гына белүләре ачыкланды. Соңыннан балалар Чернобыль АЭС турында слайдлар һәм видеоролик карадылар һәм күргәннәре турында фикер алыштылар, күпләр үзләре өчен күп кенә яңа һәм файдалы мәгълүмат белүләрен таныды. Азакта белгеч катнашучыларны илебезнең яшь буынының киләчәктә безнең планетада яңа атом һәлакәтенә юл куймас өчен барысын да эшләячәгенә чын күңелдән ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International