«Чернобыль һәлакәте» - Лениногорск «Исток-Башлангыч» Социаль Хезмәт Күрсәтү Дәүләт Автоном Учреждениясендә лекторий

2019 елның 26 апреле, җомга

26 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы» Социаль Хезмәт Күрсәтү Дәүләт Автоном Учреждениесе «Исток-Башлангыч» үзәгендә социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар өчен Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәт еллыгына багышланган «Чернобыль һәлакәте» исеме астында лекторий уздырылды.

Әлеге чараның максаты: укучыларга Чернобыль фаҗигасе, янгын сүндерүчеләрнең, станция эшчеләре  һәм хәрби хезмәткәрләренең батырлыгы турында сөйләү.

Әңгәмә барышында балалар шул фаҗигале көннәр турында, һәлакәт аркасында 200 000 кв. метрдан артык җир радиоактив пычранганын, шуңа күрә йөзләгән мең кеше куркынычсыз яшәү урыннарына күчәргә мәҗбүр булганын, шулай ук Чернобыль атом электростанциясендәге шартлау кешеләр тормышына һәм табигатькә тәэсир итү нәтиҗәләре буенча планетар масштабындагы экологик катастрофаларга кагылуын  белделәр. Янгыннарны бетерүдә һәм чистартуда элеккеге Советлар Союзыннан барлыгы 600 меңгә якын кеше катнашты, аларның күбесе инвалид булды.

Чара ахырында алып баручы балаларны 33 ел элек Чернобыльдә булган һәлакәтнең дәүләт чикләрен танымавын һәм аның куркынычсызлык проблемалары бөтен кешелек өчен максатка әверелергә тиешлеген аңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International