26 апрель - бөек татар шагыйре, Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Бүген «Теплый дом » приютында «Г.Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды.
2019 елның 26 апрелендә , 15 иҗтимагый хезмәт алучылар өчен фельдшер Султанова Р.Ш сәламәт яшәү рәвеше максатыннан һәм чирнең беренче билгеләрен билгеләү өчен “Инфаркт миокарда”исемле лекция оештырды.
«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби сәгать.
26 апрель көнне Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм коррекцион мәктәп укучылары белән берлектә бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган « Шигърият көне» дип аталган чара үткәрелде. Чарада катнашучылар талантлы татар шагыйре иҗатын искә төшерделәр. "Алтын битлек» театр коллективы әкиятләрдән өзекләр күрсәтте, коррекцион мәктәп укучылары шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләренә язылган җырлар җырладылар. Чара барысына да бик ошады.
«Язгы игелек атнасы» кысаларында Теләнче - Тамак урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Тукай картлар һәм инвалидлар интернат – йортында социаль хезмәт алучыларга яхшы сүзләр «бәйләме» , көр кәеф һәм бер сәгать дәвамында куңелле аралашу мизгелләре бүләк иттеләр.
25 апрель 2019 ел
«Язгы игелек атнасы» кысаларында Теләнче - Тамак урта мәктәбенең «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче укучылары Тукай картлар һәм инвалидлар интернат – йортында социаль хезмәт алучылар өчен мастер – класс оештырдылар. Ветераннарыбыз мәктәп укучылары белән берлектә бик матур эчтәлекле «Игелек – ул...» дип аталган плакат ясадылар . Әлеге чараның һәр катнашучысы плакатта игелек сузен ничек аңлавы турында үз фикерен язды.
«Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында узган шимбә 2019 елның 20 апреле Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Экологик уикенд» дигән девиз астында узды. Социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр интернат-йорт территориясен җыештырдылар, шулай ук Теләнче Тамак авылы паркы территориясен чистарту буенча чараларда катнаштылар.
Бүген «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында "Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты"да хезмәт дәресендә хезмәт буенча инструктор Алина Артемьева җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар тарафыннан "торцевание" технологияләреннән файдаланып Пасха бәйрәменә эшләнмәләр ясадылар.