2019 елның 26 апрелендә “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Мөхәммәтҗанова А. А. татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне уңаеннан чара үткәрде. Чараның максаты балаларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аларда гаделлек, намуслылык, игелеклелек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү иде. Биредә барлыгы бүлекчәдә исәптә торучы 5 бала катнашты. Алар бик теләп шагыйрьнең әкиятләре буенча төзелгән викторинада актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара азагында Тукай әсәрләре буенча төшерелгән “Сөткә төшкән тычкан ”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” мультипликацион фильмнарын карау оештырылды. Балалар игелеклелек, кайгыртучанлык, авыр чакта ярдәмгә килү кебек әхлакый сыйфатлар турындагы карашларын баеттылар.