“Минем шәһәр урамнары” муниципаль проекты кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгендә“Минем яраткан Тукай урамым” дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде

2019 елның 26 апреле, җомга

“Минем шәһәр урамнары” муниципаль проекты кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 23 бала өчен “Минем яраткан Тукай урамым” дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде. Максат: балаларда иҗади активлыкны формалаштыру өчен шартлар тудыру; сәнгать тәмен үстерү; патритизм, үз шәһәре өчен мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

 

Рәсем конкурсы игълан итү алдыннан балалар белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында кечкенә генә әңгәмә үткәрелде. Белгеч балаларга Г. Тукайның биографиясе турында сөйләде, Тукай революциягә кадәрге татар әдәбиятына һәм татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, дип билгеләп үтте. 1991 елда Габдулла Тукайга яңа һәйкәл Г. Тукай китапханәсе каршындагы скверда куелган, хәзер ул да Г. Тукай исемен йөртә.

Урам яки проспектның исеме – аның "Визит карточкасы" гына түгел, ул борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр барлыкка килгән чорның үзенә күрә бер һәйкәле дә, тарих көзгесе дә булып тора. Балалар Түбән Каманың бүгенге көндә республиканың иң төзек шәһәре булуын әйттеләр. Г. Тукай урамында аттракцион, мәдәният һәм ял паркы, балалар иҗат йорты, мәдәният үзәге, Түбән Кама педагогика училищесы, 2 нче шәһәр хастаханәсе, 1 нче урта белем бирү мәктәбе урнашкан.

Түбән Кама һәм аның урамнары турында төрле авторларның шигырьләрен укыганнан соң, балаларга “Минем яраткан Тукай урамым” темасына рәсем ясарга тәкъдим ителде. Нинди рәсем ясаячакларын уйлаганнан соң, балалар карандашлардан, фломастерлардан файдаланып эшкә керештеләр.

Эш барышында катнашучылар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, үз фикерләрен тормышка ашырдылар. Тукай урамы буйлап балаларның күбесе көн саен диярлек йөри, кемдер велосипедта йөри, мәктәпкә, китапханәгә, эшкә яки өйләренә баралар.

Нәтиҗәдә балаларның рәсемнәре эчтәлеге һәм башкару буенча кызыклы килеп чыкты. Үзәк холлында иң яхшы эшләр күргәзмәсе оештырылган иде. Конкурста катнашкан өчен җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды, ә калган балалар татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International