Бүген - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.
26 апрель көнне, “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Габдулла Тукайнын туган коне унаеннан, интернат-йорт пеөиалистлары Людмила Җамалетдинова һәм Алҗбина Сираева “Без – Тукайлы халык мәңгегә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чараның максаты - Татарстан республикасы язучылары һәм аларның иҗатлары белән якыннан таныштыру, туган телне саклау, үстерү, татар мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү.
Чара татар теле һәм урыс телләрендә алып барылды. Кичәдә катнашучылар Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлын яктырткан видеоъязма аша шагыйрьнең язмышы белән якыннан танышты. Чара әдипнең шигырьләре, җырлары белән тулыланып барды. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр бөек шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, редактор, әдәби критик һәм күпкырлы шәхес Габдулла Тукайның шигырьләрен тыңлады, җырларын көйләп моңланды. «Су анасы», «Шүрәле», «Бала белән кубәләк», «Гали белән кәҗә» әкиятләренең заманча әшкәртелгән видеотасмаларын карап балачакларын искә төшерде. Төрле милләтнең яраткан, тирән хөрмәт казанган шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган ижади кичә һәр кешенең күңеленә хуш килде.