1949 нчы елгы Валерий Денисов йорт-интернатка 3 ел элек килеп урнашканнар ,ул Яңа Чишмәдән.Югары Кармалкада гомер иткән Рәисә Трофимовна да монда 2016 нчы елдан бирле яши.Май аенда аңа 80 яшь тулачак. Бүген инде алар аерым бүлмәдә ,ир белән хатын булып яшиләр. Районнын загс бүлеге хезмәткәрләре Гөлназ Закирова һәм Наталья Карпова өлкәннәр йортына үзләре килеп ,тантаналы шартларда бу пранын никахларын теркәделәр,гаилә документын тапшырдылар. “Яшь” парларны район башкарма комитете җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да тәбрикләде,район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырды. -Безнен йорт –интернатта бишенче никах теркәлде ,-ди әлеге учреждение директоры Илшат Закиров .- Кызганыч ,парлары үлү сәбәпле ,элек кавышкан гаиләләр калмады инде .Шуңа күрә бүгенге никах –көтеп алынган тантана. Сүз уңаеннан ,бүген йорт-интернатта 62 кеше гомер кичерә.Быел июнь аенда безнең районда әлеге учреждение ачылуга 20 ел була.
“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе дәвам итә. Бу чара кысаларында, 29 апрель көнне, “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”нда тәрбияләнүче яшь инвалидлар бүлеге әгъзалары, Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, күрше йортта гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйруллин Нәкыйп Мөбәршин улында кунакта булдылар.
Язгы Игелек атнасын үткәрү кысаларында якшәмбе 28.04.2019 шәһәре. Баталов А. В. исемендәге драма театры ишекләрен ачты, 60 балигъ яшькә кадәрге 6 14 яшькә кадәрге аз керемле. һәм күп балалы гаиләләр, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Бөгелмә социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Радуга» балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Светлана Кирдина тарафыннан оештырылды.
26 нчы апрельдә атом энергетикасы тарихында иң зур планетар hәлакәт - Чернобыль атом электростанциясе фаҗигасенә 33 ел тулды. 1986 нчы елгы шартлау нәтиҗәләрен Украина, Беларусь hәм Россия халкы сизде. Чернобыль авариясенең кайтавазы бүгенге көнгә кадәр дөньяның тотрыклылыгы турында уйланырга чакыра торган хәвефле набат кебек яңгырый. Радиоактив зарарлану куркынычы булуга карамастан, кайчак үз тормышы бәрабәренә, зарарланган җирдән 30 чакрым зонада, 4 нче реактор тирәсендә вахтада булган кешеләр алдында без чиксез бурычлы.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк” дүәләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдэ социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы Хәмитов Роберт Фәрит улы шундый заман батырлары рәтендә.
Безнең интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белгечләр белән берлектә, бәйрәм йомыркаларын үзләре ясадылар һәм пасхаль композиция төзеделәр, ул йортны якты бәйрәм көннәрендә җылы, якты һәм уңайлы итеп тутырачак.
29 нче апрель 2019 нчы ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучыларга беренче май яки хезмәт бәйрәменә багышлап, кәгазьдән тынычлык күгәрчене ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Питрәчтә Чернобыль АЭСының «Чернобыль истәлегенә " фаҗигасе турында видеодәрес оештырдылар
2019 елның егерме бишенче апрелендә, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәту үзәге җитәкчесе Мубаракова Нурсия Минивәкил кызы һәм ойгә йореп хезмәт курсәту булеге җитәкчесе Петрова А.Р. Трыш авылында яшәуче социаль хезмәтләрдән файдаланучы Сәләхутдинова Кәусәрия Исмәгил кызын туксан яшьлек юбилее белән котлап истәлекле бүләк тапшырдылар.
2019 нчы елның 26 нчы апрелендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән чара уздырды.
26 апрель көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Азнакай районының Актүбә эшчеләр бистәсеннән инвалидлар җәмгыятенең "Өмет" төркеме тарафыннан "Безнең күңел җылысы " дип исемләнгән хәйрия концерты булып узды.