Пасха бәйрәме алдыннан «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар белән «пасхаль сувенирлар» эшләү буенча мастер-класс узды. Чараның максаты - балаларны Пасха бәйрәме, аның традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныштыру, рус халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Пасхаль хикәяләр сөйли-сөйли балалар сувенирлар ясадылар, бәйрәм символы булган йомырка тараттылар, бизәнү әйберләре өләштеләр. Иҗади эшләр барысы да төрле-төрле, якты һәм матур килеп чыктылар, алар бик күп шатлык китерделәр.