26 апрельдә Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәваланучы балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел уңаена багышланган “ Тукай әкиятләре эзеннән” исеме астында үткәрелгән тематик кичәдә катнаштылар. Чара Хайруллин Ранис башкаруында “Туган тел “ җыры белән башланды. Балалар сайт ярдәмендә Г. Тукайның тормыш юлын искә алдылар. Аның барлык халыклар күңеленә сеңеп калган әсәрләрен, шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Алып баручы балаларны әкият дөньясына алып керде. Тамаша “Су анасы” һәм “Сарык белән Кәҗә” әкиятләре белән үрелеп барды. Балалар әкияти аланлыкка чыгып татар –халык милли уеннарында катнаштылар. Татарча тәрҗемә ителгән Г. Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар. Бәйрәмне оештыручы белгечләр сүзе буенча, мондый чаралар әхлаки тәрбия бирә, татар мәданиятына һәм туган телгә мәхәббәт уята.