26 апрель көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Азнакай районының Актүбә эшчеләр бистәсеннән инвалидлар җәмгыятенең "Өмет" төркеме тарафыннан "Безнең күңел җылысы " дип исемләнгән хәйрия концерты булып узды. Ләйлә Карамова җитәкчелегендәге “Өмет” иҗат төркеме өлкәннәрне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады, барысына да яхшы кәеф, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Артистлар татар композиторларының җырларын, халык җырларын башкардылар. Төркем җитәкчесе Л. Карамова үзе язган җырларны башкарды. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән булса да, артистлар бик матур концерт күрсәттеләр. Тамашачылар чын күңелдән аларга сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калдылар.