Чернобыль авариясе корбаннарын искә алу

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

26нчы апрель көнне безнең интернат-йортта Чернобыль  авариясе корбаннарын искә алу чарасы үткәрелде. Чарада социаль эшләр буенча белгеч Гүзәлия Зартдинова  социаль хезмәт алучылар алдында бу фаҗига турында чыгыш ясады. Китапханәче Алина Артемьева   мәгълүмати стенд әзерләде, ә культорганизатор Лилия Лукина  «Чернобыль 33 елдан соң » дип исемләнгән нәфис фильм күрсәтте. Чарада 16 кеше катнашты.

Әлеге чараның максаты - Чернобыль АЭСында булган аварияне искә төшерү. Бу фаҗига бөтен ил халкы өчен зур кайгы китерде.  Аксубай районыннан да 16 кеше авариядән соң төзекләндерү эшләрендә катнашты. Бүгенгесе көндә аларның 8 е исән-сау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International