Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатында «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби чара..

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның 26 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында Хузина Алисә Накиповна инициативасы буенча “Тукай дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Чараның максаты: - балаларның Г. Тукай иҗаты турында белемнәрен гомумиләштерү;

- Г. Тукай әсәрләренә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү;

- Тукай әсәрләре буенча балаларда игелеклелек һәм ярдәмчеллек формалаштыру, намуслы булырга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә өйрәтү.

Озын кыш узып, яз җитүгә, кояш күңелле елмая башлауга, кошлар җылы яклардан кайтканда, без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз. 26 нчы апрель – Тукай көне. Татар халкы өчен бу көн үзенчәлекле,  җылы, эчкерсез бер бәйрәмгә әйләнде.

Интернатыбызда ел саен Тукай көнен билгеләп үтәбез. Тәрбияләнүчеләр белән берлектә тематик стендлар ясыйбыз, рәсем конкурслары уздырабыз.Балалар шигырь ятлыйлар, сәхнә әсәрләрен өйрәнәләр, костюмнар әзерлиләр. Көнебезне “Туган тел” җыры белән башлыйбыз һәм тәмамлыйбыз.

Тукай үзенең туган төбәген, үз халкын, туган телен бик яраткан. Әлеге чарада безнең балалар аның хайваннарга, туган якка мәхәббәтне чагылдырган “Гали белән Кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Пар ат”, “Туган авыл”  шигырҗләрен сөйләделәр, “Карлыгач”, “Бәйрәм бүген” җырларын башкардылар.

Халык Тукай истәлеген хөрмәт  итә. Шагыйрь үз халкы белән, Россиянын күпмилләтле халкы белән яши. Үлемсез,  дәрәҗәле юлын дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International